erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Себеркене зур итеп ясарга кирәкми, ул таман “гәүдәле” булсын

Каен себеркесе эфир майларына һәм витаминнарга бай, чабынганда организмнан шлакларны чыгара, көт-куәт арта, кәеф күтәрелә. Бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый, мускуллар, буыннар өчен файдалы, яраларны төзәтә.

Каен себеркесе пешергән су чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә.

Имән себеркесен июнь ахырыннан алып сентябрь башларына кадәр җыярга мөмкин. Агачның яфракларына тапсыз, куе яшел төстә булсын, чикләвеге кермәсен. Имән янәшәсендә әрекмән үссә, бу агач себерке өчен яхшы дип санала. Аны алып кайту белән бәйләргә кирәкми, бер-ике сәгать күләгәдә торырга тиеш. Имән тән тиресенә файдалы, кан басымын төшерә, нерв системасын тынычландыра һәм стресстан котылырга ярдәм итә.

Юкә себеркесен чәчәк ату белән бер атна эчендә җыярга кирәк. Мунчада аның исе искиткеч булачак, әмма рәхәтләнеп чабынып булмаячак. Яфраклары артык йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату, исеннән сихәт алу өчен генә бәйлиләр. Юкә себеркесе баш авыртуын баса, бәвел юлларына көчле йогынты ясый, тирләүне тизләтә, тынычландыра, җәрәхәтләрне тиз төзәтә, бронхларны киңәйтә. 

Нарат, чыршы себеркесен елның теләсә кайсы фасылында бәйләргә була. Ак чыршы – иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашынуын яхшырта, көч өсти, яшәртә, нерв күзәнәкләрен тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач алар йомшара. Себеркеләрне зур һәм куе итмәскә кирәк, чөнки мунчада кайнар суга салып пешекләгәч, алар болай да авырая. Ылыслы себеркеләр  мускулларда, хәтта эчке органнарда кан әйләнешен тизләтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Борынгы төркиләр себеркене болай бәйләгән – каен себеркесенең уртасына бер имән, бер чәчәк аткан юкә ботагы, ак әрем, кычыткан, бөтнек, зәңгәр мәтрүшкә куеп бәйлисең. Тәнгә дә шифалы, мунчада да хуш ис тарала. Себеркене зур итеп ясарга кирәкми, ул кулда уйнатып йөрерлек, таман “гәүдәле” булсын. 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/seberkene-zur-itep-yasarga-kirkmi-ul-taman-gdle-bulsyn

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев