erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Танылган табиб грипптан саклану буенча нинди киңәшләр бирә?

Балалар табибы Илдус Лотфуллин әти-әниләрне балаларының сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакыра. Казанга грипп килде, балалар авырый башлады, дип хәбәр итә ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Үзенә килгән мөрәҗәгатьләрдән берничәсен аерып алып, нәрсәгә игътибарлы булырга кирәклеген дә әйткән.

 

“Грипп ул ОРВИ ук түгел:
- «бишенче көн температура, антибиотик булышмый» (ул кирәкми иде)
- «температура кинәт башланды, маңкаламады, ютәл булмады, аннары тамак карлыкты, шуннан инде башланды да» (кинәт башлану, «коры катар», ларингит)
- «коточкыч: кан. Тромбоцитлар, лейкоцитлар түбән» (коточкыч ук түгел)
- «гаиләбез белән авырыйбыз: туңып калтырата, буыннарда сызлый, мускуллар, баш авырта» (грипп триадасы)
- «яктылык күзгә бәрә, борын каный, тәндә кызыл тимгелләр» (авыруның катлаулануы билгеләре)
- «бер тапкыр косу һәм эч китү» (балаларда була)
- «гриппка экспресс тест ясадык – уңай күрсәтте» (болар алга киткән пациентлар)

Фәнни-тикшеренү институты "Еженедельный бюллетен..."да H1N1 ("дуңгыз гриппы", ул шул ук "испанка") штаммының ешрак ачыклануын яза. Узган атнада 326 грипп очрагының 288е H1N1 булган. АКШ та H3N2 өстенлек итә, Европада шулай ук H3N2. Ни өчен штаммнарда шундый аерма – бәлки кемдер беләдер?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вакциация белән ничек? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 4 компонентлы вакцинаны 15 мкг антиген белән тәкъдим итә, моңа бушлай ясала торган "Ультрикс Квадри" вакцинасы туры килә. Мин аны сентябрьдә ясаттым. "Совигрипп" белән "Гриппол"да нибары өч төрле 5 мкг антиген бар. Нәтиҗәне үзегез ясагыз.

Прививканы хәзер ясатып буламы? Була, CDC һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прививканы бөтен кыш буена һәм хәтта язын да рөхсәт итә. Дөрес, агымдагы хәлгә бу берничек тә йогынты ясамаячак – антитәнчекләр озак барлыкка килә. Әмма грипп ике тапкыр була һәм кыш ахырына әйләнеп кайтырга мөмкин. Ул чагында сез сакланган булачаксыз”.

http://shahrikazan.ru/news/sәlamәtlek/tanylgan-tabib-gripptan-saklanu-buencha-nindi-kishlr-bir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре