erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Виктория баллы булсын өчен нәрсә сибәргә?

Бакча җиләген барыбыз да ярата. Без аның эре дә, баллы да булуын телибез. Тик кайчак җиләк «сыната» – балы җитеп бетми. Аңа «бал өстәү»нең гади генә берничә ысулы бар.

Җиләк ник әче була? 

1. Су җитмәгәннән. Җиләк корылыкка чыдамсыз. Су җитмәсә, ул әче генә түгел, вак та була. Чәчәк ату чорына кергәч, аңа суны мул итеп төбенә сибәргә кирәк. Ләкин җиләкләр өлгергән вакытта артык су кирәкми. Дым аз булса да начар, артыкка китсә дә.
2. Кояш җитмәгәннән. Кошлар ашамасын дип, җиләк түтәлләрен күп кеше каплап куя хәзер. Көндез мөмкинлек булганда аларны ачарга кирәк. Кояш ул – шикәр. Фотосинтез нәтиҗәсендә үсемлектәге углеводлар глюкозага әверелә. Шуның өчен бакча җиләген бары кояшлы, якты урынга гына утырталар. Күләгәдә үссә, аның балы булмый.
3. Ашлама җитмәгәннән. Ләкин бу азотлы ашлама түгел. Азотлы ашлама күп булса, җиләк шулай ук балсыз була.

Җиләккә тәм керсен өчен нишләргә? 
Җиләккә тәмне калий бирә.
1. Калийлы ашламалардан калий сульфатын, калий монофосфатын, калий гуматын кулланырга була. 
2. Химик ашлама кулланырга телмәсәгез, утын көлен файдалана аласыз. Анда калий 11 процентны гына тәшкил итсә дә, ул башка төрле элементларга да бай. Көлле ашламаны башта алдан әзерләп куярга кирәк. Моның өчен бер чиләк суга 200 г утын көле салып, 2-3 көн тотасы. 
3. Җиләкләр авырмасын, черемәсен өчен, атнага бер тапкыр фитоспорин эремәсе бөркеп чыгарга мөмкин. Фитоспорин биологик препарат, аны сипкән көнне үк җиләкләрне ашарга була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиләкне кышка саклап кую өчен бер лайфхак
Кечкенә балаларыгыз иртән җиләкле ботка яратса, бездән сезгә бер киңәш. Өлгереп җиткән җиләкләрне юыгыз да, блендер белән ваклатыгыз. Издерелгән җиләкләрне бүлмәдә торып йомшарган атланмайга кушып, яхшылап катнаштырыгыз. Майны пергамент кәгазенә яки пакетка төреп (контейнерга салырга да була) туңдыргычта саклагыз. Иртән ботканы тәлинкәләргә бүлгәч, шушы майны берәр кашык салып чыгасы гына кала.  

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/bakcha/viktoriia-bally-bulsyn-ocen-narsa-sibarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев