erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел табынына: мандаринлы пирог
Файдалы киңәшләр

Яңа ел табынына: мандаринлы пирог

Кунаклар канәгать калачак.

Кирәк булачак:
Йомырка – 4 данә
Шикәр комы – 180 гр
Сөт –150 мл
Үсемлек мае – 100 мл
Он – 300 гр
Күперткеч – 10 гр
Мандарин – 8 данә

Әзерләү:
Башта йомырка белән шикәрне куерганчы туглыйбыз. Сөт белән май өстәп, туглауны дәвам итәбез. Акрын гына он һәм күперткеч салып, камыр ясыйбыз.
Мандариннарны чистартып, урталай бүләбез. Форманы майлап, мандариннарны тезәбез һәм өстенә камыр агызабыз.
180 °С җылытылган мичтә якынча 40-45 минут пешерәбез.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/mandarinly-pirog-zerli-belsezme-retsept

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев