erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муллалары вәгазь генә сөйләми

Бүген Мөрәледә Арча мөхтәсибәте призына чаңгы ярышларында мулла һәм абыстайлар да катнашты.

Ярышларны ачу тантанасын Коръән сүрәләре укып район мөхтәсибе башлап җибәрде.

- Аллаһ ризалыгы өчен уздырылган бу чара мөселманнар арасында бердәмлекне ныгытуга бер этәргеч булсын. Аны оештыруга ярдәм иткән һәркемгә Раббыбыз әҗер-савапларын насыйп әйләсен ,- диде спорт бәйрәмен ачу тантансында район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

 

Бу ярышлар быел бишенче тапкыр уза. Аны шушы авылда туып үскән эшмәкәр,  туган авылы өчен җан атып яшәүче Шамил әфәнде Хаҗиев оештыра.

- Колхоз таралгач, Мөрәледә Сабан туйлары да үтми башлады. Шул чак күңелем әрнеп авылдашларыма милли бәйрәмебезне кире кайтару теләге туды. Менә шушы үзем уйнап, тәгәрәп үскән матур тугайда Сабантуй мәйданы кордырттым. Хәзер районда Сабантуйлар бездән башлана. Кыш көне дә авылдашларга бер күңел ачу чарасы булсын дип , шушында чаңгы узышлары үткәрергә булдык. Миңа бу бәйрәмнәрне уздыруда туганым Разип хәзрәт, аның уллары ярдәм итә, бик зур рәхмәт аларга,-  ди Шамил Кавиевич.

Хәзер инде бу чын мәгънәсендә районның спорт бәйрәменә әверелгән. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов та спортчыларга уңышлар теләде.

Бүген олысы-кечесе шушында җыелган. Районыбызның барлык төбәкләреннән , хәтта күрше Әтнә, Балтач, Теләчедән дә килгәннәр.

Биредә һәркемнең күңеле шат, мөселманнар бер- берсе белән якын туганнар кебек кочаклашып күрешә. Мин дә элеккеге баш мөхәррир Тәлгать ага Гомәровны очратуыма куандым. Бактың исә, ул яшь чагында чаңгы спорты белән бик дус булган икән.

- Әле дә еш кына яшьлекне искә алып, Арча стаионына чаңгыда йөрергә  төшәм , - диде ветераныбыз.

 

Тагын бер танышым, бер чорда мин Наласада, ул Урта Сәрдәдә мәктәп директоры булып эшләгән Нәкыйф ага Вәлиуллин белән дә рәхәтләнеп яшь чакларны искә алдык.

Сәбәбе уртак истәлекләр генә түгел, ә аның шушында алып килгән киез итеккә бәйләп йөри торган чаңгылары да иде. Әй бөтерелде ул алар тирәсендә бала-чага. Мондый экспонатны  музейда гына күреп була шул хәзер ! Ә бола,  ретроавтомобиль кебек , йөри дә бит әле !

66 яшен тутырган Илфат ага Әскәровның Сабантуйда багана башына менгәнен күреп гаҗәпләнүчеләр күп анысы. Монда да бер "мөгез " чыгарды ветеран. Илне яклаучылар көне якынлашуын искәртеп, барыбызны да таң калдырып, хәрби диңгезче киеменнән килгән. Әле өлкәннәр, имамнар белән ярышып финишка өченче булып та килде ул. Безкозыркасын да төшереп калдырмаган . 

Абыстайлар да шаяра- көлә стартка басты. Иң өлкәне Сылубикә апага 68 яшь.

-Без кич белән көн саен тренеровкада, скандинавларча авыл урамнарын әйләнәбез. Зрә муллалар белән куймадылар, узып килә идек без аларны ,- дип шаярта абыстайлар.

Соңрак чаңгы юлына яшьләр, балалар басты.Монда инде барда "серьёзно", Арчадан Рәис Камалов, Курса Почмактан Хәлил Хәсәнов шәкертләре булган җирдә җитди нәтиҗәләр көт тә тор. Бүген дә шулай булды. 

Чаңгычылар дистанциядән килә тоды, ә кунакчыл хуҗалар аларны кайнар коймак, хуш исле үлән чәйләре, шунда ук зур казанда пешерелгән телеңне йотарлык пылау белән сыйлый тордылар. Күптән мондый сый-нигъмәтле, самими, ихлас күңелле спорт бәйрәмен күргән юк иде. Рәхмәт барысы өчен дә!

Әлбәттә, мондый бәйрәмдә оттыручылар булмаса да , җиңүчеләрсез булмый инде. Быел мөхтәсибәт кубогына Арчаның Шәрекъ мәхәлләсе мөселманнары лаек булды. Икенче урын Мөрәле командасында, призлы өченче урынны күрше теләчеләр алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм иганәчеләрнең бүләкләре дә тапшырылды.

   Мөрәледә үткәрелгән чаңгы ярышларында 22 команда катнашты,  барысы 122 чаңгычы старт сызыгына басты.                                                                                                                             Җиңүчеләр белән таныштырып китәбез:

Муллалар һәм өлкәннәр

I Габдрахманов Фарит Арча

II Сабиров Муллаян Каенсар

III Аскаров Илфат Арча, Шәрекъ

Абыстай һәм өлкәннәр

I Юсупова Ясирә Шушмабаш

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

II Марданова Роза Арча, Шәрекъ

III Харисова Зөлхия Мөрәле

2009-2012 нче елгы кыз балалар

I Дәүлитшина Рафиля Теләче

II Набиуллина Зилә Арча, Шәрекъ

III Кадыйрова Камилә Мөрәле

2009-2012 нче елгы малайлар

I Хакимов Азамат Арча, Шәрекъ

II Шәрәфиев Самат Әтнә

III Муртазин Рамил Кенәр

2006-2008 нче елгы кызлар

I Марданова Илфира Арча, Шәрекъ

II Гумарова Алия Арча

III Фатхуллина Фадиля Теләче

2006-2008 нче елгы малайлар

I Хидиятуллин Әлфис Арча

II Набиуллин Әмил Мөрәле

III Мухаметзянов Ислам Әтнә

2004-2005 нче елгы кызлар

I Диярова Алия Арча

II Хакимова Айсылу Арча, Шәрекъ

III Султанова Разилә Мөрәле

2004-2005 нче елгы малайлар

I Әүхәдиев Рүзәл Ашытбаш

II Гайнетдинов Илнур Теләче

III Нигматов Рамзил Мөрәле

2002-2003 нче елгы кызлар

I Хакимова Айзирә Арча, Шәрекъ

II Дәүлитшина Айзилә Теләче

III Шәмсемөхаммәтов Гөлшат Сикертән

2002-2003 нче елгы малайлар

I Шайхетдинов Булат Ашытбаш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X