erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район Иҗтимагый советында мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләсе каралды

Бүген районның Иҗтимагый совет утырышы узды. Аны Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.

Беренче көн тәртибе Арча муниципаль районыннан мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларына багышланган иде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесесе Миләүшә Шакирова мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә дәүләт һәм муниципль хакимият тарафыннан каралган барлык социаль ярдәм чараларының тулы күләмдә күрсәтелүен билгеләп үтте.

Моннан тыш район халкы, хакимият органнары, волонтерлар, хезмәт коллективлары һәм җәмәгать оешмалары да бу эшкә актив кушылды. Бу хакта без газетабызда махсус "Без бергә" сәхифәсендә даими язып торабыз. Утырышта аеруча аерылып торган Яңа Кенәр җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллинга сүз бирелде. Ул бу юнәлештә башкарган эшләргә хисап ясады. Дөрестән дә бу төбәктә халыкның бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Аларның махсус хәрби операция зонасына мобиль мунча ясап илтүләре турында хәбәр беренче канал аша бөтен илгә таралды хәтта.

Илдус ага Сәгъдиев кенәрләр үрнәгендә башка авыл җирлекләре башлыкларының эш тәҗрибәсен дә тыңларга тәкъдим итте.

Арча районыннан мобилизацияләнгән якташларга һәм Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм төялгән колонналар еш бара.Соңгысын Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан район башлыгы Илшат Нуриев үзе озата барды. Бу хакта газетабызда аның белән әңгәмә корган идек. Бу юллар язылган мизгелләрдә дә ветеран әфганчы Илнур Яруллин безнең егетләр янында. Ул анда күчереп йөртә торган җыелма мунча комплектлары алып китте. Гомумән, "Сугышчан туганлык" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов чыгышыннан күренгәнчә, сугыш хәрәкәтләре ветераннары гуманитар ярдәмне оештыруда башлап йөрүчеләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары да бу изге эштә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина бәян итте.

Район ветераннар Советының әти-әниләре булмаган мобилизацияләнгән егетләргә исемле посылкалар җибәрүе хакында шулай ук язган идек. Рәмзия Шәриповна өлкәннәребезнең моннан тыш та бик күп эшләр башкаруы турында сөйләде.

Утырышта тагын бер күңелне кузгатырлык мизгел булды. Анда ике улы да махсус хәрби операциядә катнашучы Фирадия ханым Фәсәхиева барлык хәрбиләрнең аналары исеменнән гуманитар ярдәм оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде.

Иҗтимагый советта шулай ук ятим балалар хокукларын саклау һәм коррупциягә каршы район программасы үтәлеше мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре