erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иртә буран, кич тә буран: һава торышының тагын да начараюы көтелә

Элек өлкәннәр кар-буран – февральдә туган, дип әйтә торганнар иде. Бу кышта декабрьдә дә, гыйнварда да туган булып чыкты алар

Чәршәмбе төнендә  җил дулады (секундына 24 метрга җитте, диделәр), күз ачкысыз буран котырды. 
Ул капка төбендәге чыршылар җиргә кадәр бөгелә, ниндидер улаган авазлар ишетелә. Ярый әле ут, газ, су бар, өйләр җылы дип шөкер итеп ятканда ут сүнеп китте (нишләптер безнең Шаляпин урамында еш сүнә ул). Рәхмәт төшкерләре, алты сәгать үткәч рәткә китерделәр утны.
Ул урамда хикмәт, һәркайда кар өемнәре, өстән дә ява кар, астан да сыпырта. Эшкә барырга вакыт. Безнең баш мөхәррир Наласада яши, тиз генә чыгып булмас, сез Ильяс абый эшли торыгыз, дип шалтыратыр...

Шундый уйлар белән редакция янына килсәм... мөхәрриребез техник хезмәткәр Фәния, күрше оешмадагы егетләр белән кар көрәп йөри.
– Сез арчалардан өлгеррәк булып чыктыгыз әле, – дим мөхәрриргә.
– Без йокыдан торганда Наласа урамнарын таба кебек  иткәннәр иде инде, рәхмәттән башка  сүз юк аларга, – диде ул.
Көрәкле кешеләр янында тукталып, Арчаның көрәкле әбиләре турында да сөйләп алдым. Зур урамда яшәүче әбиләр халык эшкә кузгалганчы үзләре турындагы тротуарны көрәп, ялт иттереп куярлар иде. Әле дә рәхмәт әйтеп искә алабыз без аларны. Бу сүзләр аларга дога булып барып ирешсә иде.

Шушы көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышын үткәрде. Билгеле инде, сүз күбрәк һава торышының кискен начараюы, шундый шартларда эшне оештыру, кирәкле чараларны күрү турында.
Республиканың баш метеорологы әйтүенчә, кайбер районнарда бер тәүлек эчендә явым-төшемнең айлык нормасының 60-70 проценты күләмендә кар яуган. Әле бу баласы гына дигәндәй, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә һава торышының тагын да начараюы көтелә. Циклон безгә тагын көчле җил, ишелеп ява торган кар алып килә.
Төрле хезмәтләр вәкилләре үз юнәлешләрендә күрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Рөстәм Нигъмәтуллин районнар алдына да конкрет бурычлар куйды.
Соңыннан районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе үз утырышын үткәрде.

–  Сикертән, Иске Чүриле, Үрнәк, Шура, Колачы, Урта Сәрдә  авылларында, шәһәрнең Шәрык өлешендә ут бетү очраклары булды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – РЭСның оператив бригадалары урыннарда эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юлларны кардан чистартуда “Татавтодор“ филиалыннан 18 техника, 18 кеше, “Жилкомбытсервис“ ширкәтеннән 16 техника, 12 йөртүче, 8 эшче, “Идарәче компания“ ширкәтеннән 6 техника, 39 кеше катнаша. Хәлнең җитди икәнлеген исәпкә алып, юлларны чистартуга башка предприятиеләр, оешмалардагы техника да җәлеп ителәчәк. 
Безнең районда Арча–Балтач, Арча–Яңа Кенәр, Арча–Сеҗе юллары  йөк машиналары һәм автобуслар өчен ябык. Бу көннәрдә мәктәп автобуслары да йөрми. 

Безнең район территориясендә тукталырга туры килгән кешеләрне урнаштыру өчен кунакханәләрдә, гомуми торакларда урыннар әзерләнде.
Комиссия әгъзаларының халык игътибарына җиткерәсе үтенечләре дә бар. Мондый начар һава шартлары булганда ерак юлларга чыкмагыз. Машиналарыгызны юл чистартырга комачаулый торган урыннарда калдырмагыз. Аннан, сабыр булырга тырышыгыз. Нәкъ җырдагыча: иртә буран, кич тә буран. Урамнардан машина белән чыга алмаганнар зарлана.

“Жилкомбытсервис“ ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов: “Иртәнге дүрттән шәһәр урамнарында 16 техника кар түгә. Иң элек үзәк урамнар, аннары калганнар кардан арчыла. Бер генә урам да чистартылмый калмый“, – ди.

Шәһәр һәм аңа караган Айван, Күпербаш, Зур Бирәзә, Төбәк-Чокырча авылларында 211 урам барлыгын да онытмыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев