erid:2VtzquqpS7d
Коронавирусның тагын яңа очраклары ачыкланган
Арча яңалыклары

Коронавирусның тагын яңа очраклары ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыручы 28 кеше теркәлгән. Алар барысы да инфекцияне аралашу юлы белән йоктырган.

Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр — алар 13. Икенче урында — 18-30 яшьлекләр төркеме — биш кеше, өченче урында 50дән 60 яшькә кадәрге дүрт кеше.

Чирләүчеләрнең күбесе Казанда – алар 20 кеше. Аннары Питрәч районында ике авыру ачыкланган. Аксубай, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында узган тәүлектә берәр яңа Сovid-19 очрагы теркәлгән.

5 августка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда  коронавирус инфекциясе белән 5751 кеше зарарланган, аларның 4597се инде терелгән.   

Татар-информ


Нет комментариев