Күңелдә калырлык очрашу
Тарих мәңгелек
15 нче февраль әфганчылар һәм сугышчы интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Ташкичү авылы китапханәсендә "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узган.
Анда мәктәп коллективы, укучылар да катнашкан. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары чакырылган.
- Ветераннар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларына тулы җәвап бирделәр. Җыр-моң, шигырь юллары һәм хәтирәләр белән үрелеп барган кичә күңелләргә кереп калды. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Илләребездә, күңелләребездә мәңге тынычлык булсын, – ди Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев