Ташкичү мәктәбендә II районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары узды.
Укулар бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан оештырылды. Анда район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара районы мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Барлыгы 4 районнан 85 фәнни эш килде. Иң яхшы дип табылган эчтәлекле, темага туры килгән бай материал тупланган 48 эш икенче турга узды. Җиңүчеләр мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев