erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхмәтемнең иң олысы сезгә булсын!

Урта Курсадан Сөембикә Хисамиева хәбәр итә.

 

Очрашу 6 сәгать барды!

Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан үткәрелгән кичәләрдә алган куаныч, шатлыкларыбызны сезгә дә язарга булдык. Иң беренче бәйрәм Урта Курса мәктәбендә үтте. Биредәге үзгәрешләрне, матурлыкны, чисталыкны күреп сокландык. Балаларның чыгышларын карап, яңадан укыткан яшьлек елларына кайттык, күзләр яшьләнде. Радик Рәкыйпаович җитәкләгән колектив безне чәй өстәле әзерләп, тәм-томнар белән сыйлады.

Бәйрәмнең дәвамы алдагы шимбәдә авыл мәдәният йортында дәвам итте. Пенсионер укытучылар, бүген эшләп торган укытучылар, тәрбиячеләр чакырылган иде. Күңелле очрашу булды ул. Очрашуга төрле елларда  мәктәпне тәмамлаучылар һәм бүгенге  укучылар килгән. Зал шыгрым тулы. Иң элек сәхнәгә өлкәннәрне һәм аларның укучыларын чакырдылар. Алар мәктәп елларын искә төшерделәр, котлау-теләкләрен әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Бүгенге укытучылар, тәрбиячеләр дә сәхнәгә менде. Бер генә кеше дә читтә калмады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6 сәгать барган бу очрашудан һәркем куанып, илһамланып кайтып китте. Рәхмәт сезгә, бу кичәне оештыручылар! Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар телибез!

Сөембикә Хисамиева,

 ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре