Рекорд
Районыбыз хезмәтчәннәре шундый гади булмаган шартларда да фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, сынауларда сынатмыйча матур нәтиҗәләргә ирешә алдылар
2020 елның июнь ае күңелле хәбәр белән башланды: район терлекчеләре беренче тапкыр көнгә 200 тонна сөт савып рекорд куйды! Әлеге уңайдан аларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде.
Игенчелек өлкәсендәге уңышларыбыз да куанырлык.
– Бүген без бу залны тутырырлык итеп алдынгыларыбызны чакыра алмадык, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Кызганыч, таләпләр шундый. Районыбыз быел 217 мең тоннадан артык ашлык җыйнап, республикада икенче урынны алды. Республика конкурсында җиңгән 200 комбайнчының 20се – безнең районныкы. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Тагын 20 комбайнчыбыз район конкурсында җиңүчеләр булды. Мул уңыш үстерүгә, аны җыйнап алуга өлеш керткән барлык җитәкчеләргә, белгечләргә, механизаторларга зур рәхмәт!
Арча егетләре – Россия чемпионнары.
Арча шәһәренең 6 номерлы мәктәбе укучылары Булат Маликов белән Даниил Щепкин “Яшь профессионаллар” бәйгесендә алтын медаль алып Россия чемпионнары булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев