erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Син динле кеше, ә дин ул кешеләрне алдый”: дәһшәтле репрессия еллары

30 октябрь – гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган яки алып кителеп юк ителгәннәрне искә алу көне. Репрессия корбаннарын искә алу 1991 елдан бирле билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшеткеч вакыйга булып уелып калган репрессия еллары бүген дә кайберәүләрнең күңелендә саклана.

Бүгенге көндә Казанда яшәүче Роберт Хайруллин шул дәһшәтле елларда гомер итеп, корбан булучы дәү әтисе Мөхәммәдһади Хәйрулла улы Ихсанов турында Яңа Кенәрдә узган очрашуда сөйләде. Ул 23 октябрь көнне бирегә кайтып, Яңа Кенәр тарихын чагылдырачак китап өстендә эшләүче Венера Шәфигуллина, Таһир Аксаков, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән күреште һәм музейдагы истәлекләр белән танышты.  

Роберт Хайруллин әнисенең әтисе Мөхәммәдһади Ихсанов 1874 елда Башкортстанда дөньяга килә һәм 1895 елда Яңа Кенәр авылына килеп төпләнә. Үз йортын булдыра, яңа мәчет салдыра һәм авылның мулласына әйләнә. Тик хатыны үлеп китә һәм Әминә (Роберт әфәнденең әнисе) белән Сара исемле кызлары кала. 
Һади мулланың олы кызы Әминә гомере буе татар балалар бакчасында тәрбияче, улы Роберт Казан аэропорында бортинженер булып эшли.

– Минем дәү әтием Мөхәммәдһади Хәйрулла улы Ихсанов Уфада урыс-татар мәктәбен бетергәч, Казанга “Касимия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1894нче елны бер бай морза Батыргани Мөхәммәдһади бабамны Мәккәгә хаҗга Фәхрихаҗигә ярдәмче итеп җибәрә.  Хаҗ кылганнан соң Һади бабам Мәдинәдә укырга кала. 1895нче елда Казанга кайткач укуын дәвам итә. Шул ук елны Татар бистәсенең Габделкаюм мулланың кызына өйләнә һәм аны Яңа Кенәр авылына җибәрәләр. 1906 елда Морза Батыргани Ахун авылыннан үз акчасына хаҗга җибәрә. Шул вакытта Һади бабам Каирда, Бейрутта укуын дәвам итә. Исламны өйрәнә һәм кайтканда бик зур библиотека алып кайта. Кайткач Казанда бай кешеләрнең балаларына дәресләр бирә башлый. Апанаевларның балаларын укыта. Һади бабамны бик хөрмәт иткәннәр һәм аның Апанаевлар белән төшкән фотосы бар абыйларда. 
Яңа Кенәргә кайткач, Һади бабам яңа мәчет төзетә. Үзенә йорт сала. Бик эшчән кеше була. Шушы авылдагы балаларны бушка укыткан. 1913 елда Һадиның беренче хатыны вафат була. Ике кызы минем әнием белән Әминә һәм Сара кала. 1914 елда Тимерче авылының Сафа мулланың кызы Мәрхәмгә өйләнә. Ләкин 1919 елда бу хатыны да озак авырудан соң вафат була. Һади бабам өченче мәртәбә Хөршид исемле кызга өйләнә. Хөршидкә өйләнгәндә, Һади бабайның өч кызы була: Әминә, Сара, Наилә. Аннан соң тагын уртак биш балалары туа. Дәү әтием 23 мартта 1955 елда вафат була. Казан шәһәрендә үзәк татар зиратына җирләнгән, - дип, дәү әтисенең авырлыклар аша узган тормыш юлы хакында кыскача сөйләде Роберт әфәнде.

Аның сүзләре буенча, 1937 елда Һади мулла сөргенгә куыла. “Син динле кеше, ә дин ул кешеләрне алдый”, дип кулга алалар аны. Тормыш иптәше һәм сигез баласын өйдән куып чыгаралар. Балалары исән калсын дип әни кеше аларны Казанда яшәүче туганнарына тарата. Шулай итеп гомерләрен саклап кала. 
Мөхәммәдһади Ихсанов 10 ел буе Себердә була. Туган ягына кайткач, аны “халык дошманы” дип бик озак вакытлар эшкә алмыйлар. Бары урам себерүче булып кына эшли ала. Шуннан соң, 11 ел аяклары авыртып урын өстендә ята. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа Кенәр халкы белән очрашуга кайткан Роберт Хайруллинга бүген 84 яшь. Ул әлегә кадәр дәү әнисе һәм дәү әтисе турындагы истәлекләрне ядкар итеп саклый. Тарихка кереп калган авыр еллар турындагы дәү әтисенең хатирәләре белән бүлешкәне өчен кенәрлеләр аңа зур рәхмәтләрен җиткерә.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев