erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул кешене бәреп очырырдай булдым

Ничә күрше зарланып кергән.

Ничә күрше зарланып кергән. “Балаларның ипотека түләп гомерләре үтә. Үзләренә акчалары калмый да. Элек, безнең заманда җиңелрәк иде әле”, – ди.

Бу сүзләрдән соң уйланып калдым. Безнең заманда җиңел булдымы икән соң? Ай-һай. Хәзер ул вакытлар артта калды, авырлыклар онытылды. Шуңа гына җиңел булган кебек тоела, минемчә.

Кайчак ирем белән үзебезнең йорт төзегән вакытларны искә төшерәбез. Гаиләдә өч бала. Мин декрет ялында. Бер ирем акчасына яшибез. Ул еллардагы хезмәт хакының күпме икәнен яшьтәшләрем аңлар. Аз булса да акчасы керер, дип ирем ерак командировкаларга барырга риза була иде. Шулай кайтып кергәне дә булмады. Мин өч берсеннән-берсе кечкенә бала белән өйдә калам.

Ә өйгә килгәндә, бик иске иде инде ул. Нигезеннән җил уйный, тычкан-күселәр тишкәләп бетергән. Тәрәзәләре селкенеп тора. Өйнең дә бер почмагы җиргә иңгән. Һәр кышка бер кат карап чыгып, кирәк урыннарын төзекләндереп керә идек. Тик соңрак моның буш хезмәт икәнен аңладык. Яңа йорт төзергә булдык.

Ул чорны хәзер көлә-көлә искә алабыз. Тик ул чакта көләсе түгел, кычкырып елыйсы килә иде. Нигезен зур газаплар белән булса да казыдык. Ташын да алдык. Һәм шул көннәрдә ирем бармагын авырттырап кайтты. Җитмәсә, уң кулы бит әле. Бөтен кулы шеште. Борчылырга кирәк тә... Без сөендек кенә. Чөнки ирем больничныйга чыгып өйдә булачак. Өйнең нигезен эшли алабыз. Ул бер кул белән вак ташларны ташыса, мин зурларын күтәреп керә идем. Ничек авыр булса да, кулы сызласа да, түзде ирем.

Өйне күтәреп бирергә туганыбыз алынды. Акчага, әлбәттә. Аның ярдәмчеләре ирем белән икебез булдык. Чөнки аларны да читтән алсак, акча җиткереп булмаячак иде. Озагракка сузылды, кирпечләре бик үк тигез дә килеп чыкмады, шулай да өй күтәрелде, аннан түбә астына керде. Шул көннәрдә бер танышыбыз килеп керде. Өйгә күз төшереп алды да: “Унбиш проценты эшләнгән инде, тырышкансыз”,  – диде. Аның бу сүзләрен ишеткәннән соң егылып китә яздым. Шуның кадәр азаплан да...  унбиш процент дип тора. Ул кешене бәреп очырырдай булдым. Аның ни әйтергә теләгәнен соңрак кына аңладым. Түбә астына кертеп кую чүп кенә, эчендә икән аның төп эше!

Түшәм, тәрәзә, идән... Машина белән такталарны алып кайтып бушаталар, икәү ике ягыннан тотып ташыйбыз. Түшәмгә дигән такталарны өскә күтәрергә туры килде. Астан ирем биреп тора, өске якта мин. Бер тактаны алганда йөземне читкә борырга өлгермәдем (ирем мине күрми бит), такта башы яңакка килеп тиде. Каты да түгел, әмма күгәреп чыгарга өлгерде. Бик нык яшерергә тырышсам да, текәлеп караган кешегә күренә иде. Бер ир-ат хезмәттәшем шунда: “Хатын-кызга кул күтәргән ир кеше түгел инде ул”, – диде. Аңлатып тормадым, көлеп кенә куйдым. Ул барыбер үз фикерендә калачак бит инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Стеналарны штукатурлау стадиясенә килеп җиттек. Осталар килде, ярдәмчеләре – ирем белән мин. Иремнең корсак турысына әллә ничә башлы сызлавык чыгып, тагын больничный биргәннәр иде. Аңа да сөенгәннәр инде.  

Кыскасы, әнә шулай азапланып салып булса да йортка чыктык без. Хәзер веранда кирәк. Анысына шабашниклар килде. Тик мин әзерләгән суммадан күбрәк сорадылар. Әйтсәң оят инде, ипи алырга да акча калмады. Аптырагач, кеше күрмәгән урыннардан шешә җыеп (ул вакытта пыяла буш шешәләрне кибеткә тапшырып була иде) ипи, сөт алып кайттым.

Шуны әйтәсем килә, Аллаһы Тәгалә мине бервакытта да ярдәменнән ташламады. Иң авыр вакытларда да юнь биреп куя иде. Бу юлы да шулай булды. Ирем башка вакытларга караганда ике тапкырга зур суммада премия алды. Иң кызыгы, бер тиенсез калганның икенче көнендә үк!

Хәзер балаларга авыр, дибез. Көчтән килгәнчә булышабыз бит әле. Безнең ярдәм итәрлек кешебез дә булмаган. Уйлап карагыз инде, элекке заманнарда җиңел булганмы?!

Мәдинә. Арча    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре