erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йолдызлык баланың холкын билгели

Йолдызлык баланың холкын билгели

Кучкар 

Әлеге йолдызлыкта туган бала бар көче белән тирә-яктагыларның игътибарын үзенә җәлеп итәргә тырыша. Кире һәм һәрвакыт баш герой буласы килә. Аның активлыгы талантын үстерергә менә дигән сәбәп. Бары тик һәрвакыт уңышлары өчен мактап торырга, тирә-яктагыларга да бу хакта сөйләргә онытмагыз. Баланың үзен мактаганнарын ишетеп торуы шарт. Кучкар-балалар бик еш конфликтка керүчән, шуңа күрә башкалар белән дөрес мөгамәлә урнаштырырга өйрәтегез. 

Үгезбозау  

Үгезбозау балалар өчен аралашу, назлау, кочаклау мөһим. Эшегез күп булса да, игътибар күрсәтергә вакыт табыгыз. Аның белән аралашыгыз, гаилә хәлләрен сөйләшегез. Яратуыгызны әйтегез. Төрле уеннар уйнагыз. Үгезбозау балалар өчен уңайлылык мөһим. Теләсә нинди уңайсызлык аларның ачуын чыгара. Бу йолдызлыкта туган балаларны ирексезләргә ярамый.  

Игезәкләр 

Игезәкләр бик кызыксынучан һәм сабырсыз. Озаклап утырып нәрсәдер белән шөгыльләнү алар өчен түгел. Бала борчыла башлый икән, аңа башка шөгыль уйлап табарга тырышыгыз. Кечкенә Игезәкләр матурлык ярата. Укый икән, бик матур бизәлгән китап булсын. Язарга утыра икән, дәфтәр дә матур, каләмнәр төрле төстә булсын.  

Кысла  

Кечкенә Кыслалар – бик нечкә күңелле. Ата-аналарының кәефе нык тәэсир итә. Аның каршында гауга чыгара күрмәгез. Кысла бала моны бик авыр кабул итә. Эмоцияләрне бала губка кебек үзенә сеңдерә.  

 Арыслан 

 Әлеге йолдызлыкның патша вәкилләре кечкенәдән үк бары тик ярату белән сугарылгын иътибарда үсә. Алар һәркайда лидер булырга омтыла: балалар бакчасында, мәктәптә, өйдә... Аңа хөрмәт белән карарга өйрәнегез. Чикләр куймагыз, артык нык әрләмәгез. Ул бары үзенчә эшләячәк. Башкалар фикерен хөрмәт итәргә һәм юл куярга өйрәтегез. Яхшы тәртибе өчен мактарга һәм бүләкләр бирергә онытмагыз.  

Сөмбелә 

Сөмбелә балалар һәр җирдә идеаль тәртип урнаштырырыга омтыла. Алар бик пөхтә һәм төгәл, рациональ уйлыйлар. Әлеге сыйфатларын үстерегез. Кечкенә Сөмбеләләр бик сизгер күңелле. Алар күнеккән көн тәртибен үзгәртмәгез. Яратмаган чынаякка салынган сөт, яратмаган ботканы ашатырга тырышу аның җен ачуын чыгара. Баланы йорт эшләренә җәлеп итәргә тырышыгыз.  

Үлчәү 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге йолдызлыкта туган балалар комплиментлар ярата. Алар өчен әйләнә-тирәдәгеләрнең фикере бик әһәмиятле. Баланың дуслары, танышлары күп булуы әһәмиятле. Аңа һәрвакыт кеше арасында булу мөһим. Ялгызлыкны яратмыйлар. Аңа карата артык кырыс булмагыз.  

Чаян  

«Җир шары минем тирәли әйләнә!» Бу йолдызлыкта туган балалар әнә шулай уйлый. Йомыклыгы, ихтыяр көче нык булуы аркасында алар өлкәннәрне үз кубызына биетә. Әрләү дә, төрле җәзалар бирү дә ярдәм итмәячәк. Алдарга, үзләренчә эшләргә юл табачаклар. Кечкенә Чаян ирек ярата. Аның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Киләчәктә бу аңа бик күп хаталардан сакланып калырга ярдәм итәчәк.  

Укчы  

Әлеге йолдызлыкта туган балалар акыл ягыннан бик тиз үсә һәм барлык мәгълүматны тиз отып ала. Алар тирә-яктагыларга үзләренең бәйсезлеген һәм өстенлекләрен күрсәтергә тырыша. Укчыларны чикләү хакында уйламагыз да. Аның урынына баланы төрле кызыклы шөгыль белән кызыксындырырга тырышыгыз.  

Кәҗәмөгез 

Биләүдән үк бик киреләр һәм идеалистлар. Бу йолдызлык астында туган балалар берничә тапкыр бер үк тырмага басарга мөмкин һәм моннан бернинди нәтиҗә ясамаячак. Хаталарны үзләре алганчыга кадәр ясаячак. Шуңа күрә аларны алдан кисәтү мәгънәсезлек. Кечкенә Кәҗәмөгезне дисциплинага һәм режимга өйрәтегез. Ул әкрен. Моның өчен аны гаепләмәгез. Үз балагыз өчен зирәк остаз булыгыз.  

 Сукояр  

Сукояр балалар үз хыяллары белән ялгызы гына вакыт үткәрергә ярата. Һәрвакыт кәефләре үзгәреп тора, шуңа күрә ата-аналарга аларга карата бик игътибарлы булырга кирәк. Биш минут элек кенә бала көлә иде, хәзер инде елый. Нәрсә эшләргә? Аңларга тырышыгыз! Сукоярдан кәефенең нигә үзгәрүе турында төпченмәгез. Бераздан үзе тынычланыр. Мондый балаларда артист таланты бар, шуңа күрә ата-аналарына иҗади сәләтләрен үстерергә кирәк. 

Балык  

Кечкенә Балыклар бик нечкә күңелле. Аларның кәефенә бар нәрсә тәэсир итә. Ата-аналарының эмоцияләреннән башлап, караган мультфильмга кадәр. Балага юл күрсәтүче остаз кирәк. Кечкенә Балыклар алдында абруе зур булган кешеләр аңа үзләрен аңларга, киләчәккә юл салырга ярдәм итәчәк. Балык  балалар белән күп аралашырга кирәк. Аның хыяллары, хисләре турында сорашыгыз. Үз-үзенә ышанырга өйрәтегез.  

http://www.syuyumbike.ru/news/goroskop/yoldyzlyk-balany-kholkyn-bilgeli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X