erid:2VtzquqpS7d
Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак
Яңалыклар

Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак

РФ Хөкүмәте каршындагы Югары уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын планлаштыру һәм бүлү мәсьәләләре буенча координация советы 2024/2025 уку елына бюджет урыннарының гомуми санын хуплады.

1 ноябрьгә кадәр Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тиешле боерык чыгарачак.

 - Киләсе уку елына Россия югары уку йортларында бюджет урыннарының гомуми саны артачак һәм 591 мең 967 урын тәшкил итәчәк. Бу, узган уку елына караганда, 2 меңгә күбрәк, - дип белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, урыннар санының иң зур үсеше инженерлар әзерләү программалары буенча планлаштырылган - алар 2281 гә күбрәк булачак. 
Шулай ук «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Машина төзелеше», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Электр- һәм җылылык энергетикасы» юнәлешләрендә бюджет урыннары күбрәк бүленәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев