erid:2VtzquqpS7d
Камилә Вәлиеваны Олимпиадага кертү карары кайчан игълан ителәчәге билгеле булды
Яңалыклар

Камилә Вәлиеваны Олимпиадага кертү карары кайчан игълан ителәчәге билгеле булды

Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваны Олимпия уеннарына кертү турындагы карар дүшәмбе, 14 февральдә, яклар игътибарына җиткереләчәк, дип хәбәр ителә Спорт арбитраж суды (CAS) релизында.

Эш буенча Арбитрлар итеп итальян Фабио Юдика, америкалы Джеффри Бенц һәм Весна Бергант Ракочевич билгеләнде. Тыңлаулар якшәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 15:30 сәгатьтә башланачак.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев