Казанда беренче тапкыр «Комплекслы иминлек» халыкара салоны узачак
Казанда 3–5 сентябрьдә XVI Халыкара «Комплекслы иминлек» куркынычсызлык чаралары салоны узачак. Россиядәге иң эре махсуслаштырылган мәйданчыкларның берсе саналган чара быел беренче тапкыр Татарстан башкаласында оештырыла.
Өч көн дәвамында белгечләр гражданнарны һәм инфраструктура объектларын төрле куркынычлардан саклау, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Салон экспозициясе «куркынычсызлыкның дүрт стихиясе» принцибына нигезләнә. Алар — ут, җир, һава һәм су. Һәр юнәлеш аерым куркынычсызлык өлкәсен чагылдыра.
«Ут» — янгыннардан саклану технологияләренә, «җир» — инфраструктура һәм сәнәгать объектлары иминлегенә багышлана. «Һава» юнәлеше һава киңлеген саклау мәсьәләләрен, ә «су» акваторияләрдә кешеләрне коткару чараларын үз эченә ала.
Бу принцип салонның эшлекле программасында да чагылыш табачак. Чара кысаларында тематик конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм стратегик сессияләр үткәрү планлаштырыла.
Программада гражданнар оборонасы, янгын куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган чаралар каралган.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев