erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда махсус хәрби операция ветераннары өчен «Абилимпикс» чемпионаты узачак

26 июньнән 1 июльгә кадәр Казанда махсус хәрби операциядә катнашкан һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ветераннар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты үтәчәк. Быелгы бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 700дән артык катнашучы көч сынашырга җыена.

 

Чемпионат «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә оештырыла. Узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны шактый арткан: 2025 елда бәйгедә якынча 400 кеше катнашса, быел аларның саны 700дән артып киткән.

Чараның төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарының һөнәри күнекмәләрен үстерү, яңадан белем алу мөмкинлекләре тудыру һәм хезмәт базарында үз урыннарын табарга ярдәм итү. Катнашучылар яллы хезмәттә дә, шәхси эшмәкәрлек өлкәсендә дә үзләрен сынап карый алачак.

Чемпионатны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Төбәк операторы вазифасын Татарстанның Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге башкара.

«Абилимпикс» чемпионатының ачылу тантанасы 26 июньдә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак. Ярышлар исә 27–30 июнь көннәрендә үткәреләчәк.

Быел катнашучылар 21 төп компетенция буенча көч сынашачак. Алар арасында пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү, автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү, эретеп ябыштыру технологияләре, пешекче эше, эшмәкәрлек, массаж, электр монтажы, челтәр һәм системалы администрирование кебек юнәлешләр бар.

Чемпионат мәйданчыгында кунаклар өчен дә мөмкинлекләр каралган. Теләге булган һәркем җиде күрсәтмә компетенция белән таныша алачак. Алар арасында сәнәгать робототехникасы, җир өсте робот комплекслары, бариста һөнәре, радиоэлектрон аппаратура монтажы һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә иҗат итү юнәлешләре урын алган.

«Абилимпикс» – ветераннарның мөмкинлекләрен киңәйтүче һәм аларга яңа һөнәрләр үзләштерү өчен шартлар тудыручы мөһим проект, дип билгелиләр оештыручылар.

Чемпионат кысаларында эшлекле очрашулар, мәдәни һәм спорт чаралары, күргәзмәләр дә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм ябылу тантанасы 1 июльдә «Казан Экспо»да үткәреләчәк.

Татарстан халкы һәм шәһәр кунаклары чемпионат программасы белән якыннан таныша һәм катнашучыларның осталыгын күзәтә алачак.

Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев