Татарстанда гаилә түләүләренә гаризалар кабул итү 2026 елның 1 июненнән башланачак
Татарстанда гаилә түләүләренә гаризалар кабул итү 2026 елның 1 июненнән башланачак. Бу ярдәм чарасы ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналарга каралган. Гаризаларны 2026 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.
Түләүне рәсмиләштерүне “Дәүләт хезмәтләре” порталы, МФЦ яки Россия Социаль фонды бүлекчәләре аша башкарырга була. Кирәкле белешмәләрнең күпчелеген белгечләр үзләре соратачак, әмма кайбер документларны (мәсәлән, уку йортыннан белешмә) ата-аналарга мөстәкыйль рәвештә тапшырырга туры киләчәк.
Әлеге түләүне алу хокукы 18 яшькә кадәрге, шулай ук 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә бирелә. Моның өчен гаилә әгъзаларының барысы да Россия гражданнары булырга, ә ата-аналарның алимент буенча бурычлары булмаска тиеш. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр һәм даими керемсез үзмәшгульләр бу түләүне ала алмый.
Керемнәрне исәпләгәндә хезмәт хакы, эшмәкәрлек табышы, пенсияләр, пособиеләр, стипендияләр һәм алиментлар исәпкә алына. Мәсәлән, дүрт кешелек гаиләдә айлык 64 мең сум хезмәт хакы алган әти генә эшләгән очракта, җан башына уртача керем 16 мең сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч билгеләнгән чиктән (22 609,5 сум) түбән, шуңа күрә гаилә түләүгә дәгъва итә ала, әмма аны рәсмиләштерү хокукы әтигә генә бирелә.
Татарстанда дүрт кешелек гаилә өчен еллык керемнең максималь күләме 1 085 256 сум дип билгеләнгән. Түләү суммасы һәр гаилә өчен аерым исәпләнә һәм салым салына торган керемнәргә бәйле. Бу ярдәмне алу хокукын ел саен раслап тору кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев