erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында сайт эшли башлады

Махсус сайт эшли башлау турында «Шәһри Казан» хәбәр итә

Zabotasvo.tatar сайтында федераль һәм региональ дәрәҗәдәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат бар.

Мәсәлән, МХОда катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары тиешлеген белергә була — бу сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын бирү, юридик ярдәм, контракт төзүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү.

Сайтта шулай ук гуманитар ярдәм өчен акча һәм әйберләр җыючы хәйрия фонды турында мәгълүмат бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстаннан МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары каралган. Мәсәлән, Казанда агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр махсус операциядә катнашучыларның башка никахларыннан туган балалары өчен ата-аналар түләве гамәлдән чыгарылды.

Хәзер МХОда катнашу өчен контракт төзегән казанлыларга түләүне 1 декабрьгә кадәр озайтырга планлаштыралар. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 200 мең сум тәшкил итә.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев