erid:2VtzquqpS7d
Теләчедә ир белән хатын һәлак булган аварияне видеорегистратор төшергән
Яңалыклар

Теләчедә ир белән хатын һәлак булган аварияне видеорегистратор төшергән

Porsche машинасында баручы 61 яшьлек йөртүче һәм андагы 62 яшьлек пассажир хатын имгәнгән.

Татарстанның Теләче районында юл һәлакәтендә ир белән хатын үлде. Porsche һәм Ford машиналары бәрелешкән мизгелне видеорегистратор камерасы төшереп торган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте. 

Авария Казан-Шәмәрдән юлында иртәнге унда була. Якынча версия буенча, Ford белән идарә итүче 53 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга һәм Porsche кроссоверына бәрелә. 

Ford машинасын йөртүче дә, аның 53 яшьлек пассажиры — хатыны да һәлак була.  

Porsche машинасында баручы 61 яшьлек йөртүче һәм андагы 62 яшьлек пассажир хатын имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр. 

Интертат

 

 

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Аллам сакласын әшәке шоферлар аркасында купме бер гаепсез кешеләр улә Вадителе ашыкмагыз правила буенча йөрегез Сезне өйдә көтәләр бит Нигә чабасыз