erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Йөргән кызымның әнисе бәйләнә

Берничә ай элек бер кыз белән таныштым. Мөнәсәбәтләребез бик җитди, мин аны яратам, ул да мине өзелеп сөя. Тик яраткан кешемнең әнисе миңа тынычлык бирми.

 

Еш кына Гүзәлнең өендә булырга туры килә. Әнисе белән икәү генә калган чакта, әни кеше миңа игътибар күрсәтә, бәйләнә башлый. Сыйпаган була, матур сүзләр әйтә. Әлегә аңа ни кирәген аңламаган кыяфәт ясыйм, башны тилегә салам. Инде хәзер бу өйгә сирәк килергә тырышам.

Гүзәлнең әнисе – чибәр, үз яшеннән яшьрәк күренә, ире юк. Бу матурлыгы белән әллә нинди ирләрне үзенә карата алыр иде ул. Ләкин мин аның кызын яратам һәм аңа өйләнергә телим. 

Бу хакта кемгә сөйләргә дә белмим. Дусларга әйтсәм, көләчәкләр. Әти-әни белән дә бу темага сөйләшеп булмый. Гүзәл белсә, араларыбыз өзелер дип куркам. Аны югалтырга теләмим.

Данил, Казан

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/yrgn-kyzymny-nise-byln

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре