10 нчы ноябрьдә “Зилант” спорт мәктәбендә Кукмара районы беренчелегенә 2007-2008 нче елгы егетләр арасында волейбол ярышлары узды. Ярышта Арча районы җыелма командасы да катнашып, 2 нче урын яулады. Һидиятуллин Әлфис “Иң оста уенчы” исеменә лаек булды һәм статуэтка белән бүләкләнде. Команданың тренеры – Гатауллин Нияз Шәүкәт улы.
Комментарии
Без имени
0
0
Молодцы